Ярмәкәйнең данлы укытучылары  

Ярмәкәй районында яшәүче апалы- сеңелле укытучы Шәйгановаларның хезмәт династиясе Бөек Ватан сугышы чорыннан башланып китә.


Ярмәкәй районында яшәүче апалы- сеңелле укытучы Шәйгановаларның хезмәт династиясе Бөек Ватан сугышы чорыннан башланып китә. Бүген әлеге хезмәт династиясенең гомум стажы 190 елдан артып китә. Шәйгановалар династиясе елъязмасын Фәхерниса Шәйганова башлап җибәрә.Ул Ярмәкәй балалар бакчасы мөдире булып эшли башлый. Аннары аның кызы Флүрә Шәйганова БДПИның филология факультетына укырга керә.Еллар үтә... Флүрәнең икетуган апасы Миңнегөл дә укытучы һөнәрен сайлый һәм гомер буе Стәрлетамак районының Бүреказган авылында укытучы булып эшли.  
Миңнегөл Шәйганова-Шәрәфетдинова – өлкән укытучы, хезмәт ветераны, укытучы һөнәрен сайлаган кызлары һәм оныгы өчен үрнәк. Алсу Шәрәфетдинова рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең акчалата бүләкләвенә үткәрелгән «Башкорт һәм рус телләренең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңүче. Аның кызы, Регина Балагтдинова, Стәрлетамак шәһәренең 19 нчы мәктәбенең химия һәм биология укытучысы.  
Укытучылар династиясе! Бу сүзләр ничек горур яңгырый! Алар үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүне үз һөнәрләре итеп сайлаган кешеләрнең талантын һәм белемле булуын, затлылыгын һәм тырыш хезмәтен ассызыклыйлар.  
Бүген әлеге династия вәкилләре Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендә, Ырынбур өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында эшлиләр.  
Ярмәкәй районы мәгариф системасын үстерүгә апалы-сеңелле Гүзәл Кәбир кызы Галиуллина һәм Энҗе Кәбир кызы Шәфыйкова зур өлеш кертәләр.  
Гүзәл Кәбир кызы 40 ел туган районында укыта. Шуларның 23 елын Ярмәкәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. «Иҗади укытучы - 2016» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, «Башкорт һәм рус телләренең иң яхшы укытучысы– 2016» республика конкурсы җиңүчесе, БР Мәгариф отличнигы, БР атказанган укытучысы. Район рус теле һәм әдәбияты укытучы-
ларының методик берләшмәсе белән җитәкчелек итә.
Елдан-ел Гүзәл Кәбировнаның укучылары чыгарылыш имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешәләр, республиканың һәм илнең югары уку йортларына укырга керәләр. Аларның күбесе укытучы һөнәрен сайлый.
Энҗе Кәбировна — педагог-новатор. Эшләү дәверендә яңа, алдынгы алымнарны үзләштерә һәм шуларны кулланып эшли. Хезмәт юлының 28 елын педагогик эшчәнлеккә багышлый. Шуларның 23 елын Абделкәрим гомуми белем бирү мәктәбендә эшли. “Вожатый-1996” республика конкурсы финалисты,
“Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсы җиңүчесе (Президенты гранты иясе), “Ел укытучысы—2007” республика конкурсы дипломаты,”Татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2008 ел “ республика конкурсы җиңүчесе, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы.  
2013 елдан Энже Кәбир кызы Шәфыйкова Ярмәкәй районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире булып эшли. 2018дә елның иң яхшы муниципаль хезмәткәре республика конкурсы җиңүчесе. БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы. Район Хатын-кызлар советы рәисе.  
Апаларыннан соң укытучы һөнәрен сеңелләре Айгөл Кәбир кызы Шәйганова сайлый. 13 ел Октябрьский шәһәренең 10нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Укучыларында туган телебезгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. Хәзерге вакытта Октябрьский шәһәренең нефть көллиятендә тәрбияче булып эшли.
Шәйгановаларның хезмәт династиясе-2018, 2019 елларда үткәрелгән “Иң яхшы педагоглар династиясе” төбәкара һәм республика конкурсларының финалисты һәм призлы урынга лаек булучысы.
Әлеге язмада әтиләре яклап династия вәкилләре күрсәтелә. Әниләре ягыннан да яшьләрнең укытучы һөнәрен сайлавы куанычлы. Мәсәлән, Илнар Исмәгыйлев, Ырынбур дәүләт педагогия университетын тәмамлаганнан соң, Ырынбур шәһәренең 31 нче номерлы мәктәбендә тарихчы булып эшли. Аның хатыны Юлия Исмәгыйлева да тарих укытучысы.  
Студент елларында ук Илнар һәм Юлия Ставрополь шәһәрендә “Студентлар Россиясе”-2016”, Сочи шәһәрендә “Бөтенроссия яшьләр һәм студентлар фестивале (ВФМС) - 2017” форумнарында катнашалар.
2019 елда Илнар Салават улы “Ел ачышы” номинациясендә “Педагогик дебют-2020” шәһәр конкурсы лауреаты булды. Аның укучылары тарих һәм җәмгыять белеме буенча төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда призлы урыннар ала. Юлия Исмәгыйлева Ырынбур өлкәсенең Сакмар районы Татар-Каргалы урта мәктәбендә эшли.” Минем иң яхшы дәресем-2021” Русия XIV Бөтенрусия педагогларның һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы җиңүчесе һәм федераль этабы призеры. 2022 елда “ Мәгариф флагманнары. Студентлар” Бөтенрусия һөнәри конкурсының ярымфинал этабы җиңүчесе, Санкт-Петербург шәһәрендә конкурс финалында катнашучы.
Источник: Ярмәкәйнең данлы укытучылары (omet-rb.com).   

Последние новости

Новый этап для экс-мэра Стерлитамака: карьерный переход в региональную администрацию

Бывший мэр города начинает новую главу своей карьеры в высоких кабинетах республики.

Сформированы участковые комиссии в Уфе

В Дёмском районе города Уфы определены составы новых участковых комиссий.

Интеллектуальная игра для семей в Чекмагуше

Семейные команды смогли проверить свои знания об избирательном праве.

Частотник

Осуществляем поставку в оговоренные сроки, обеспечивая быструю отправку

На этом сайте представлены актуальные варианты, чтобы снять квартиру в Керчи на выгодных условиях

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *